Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй тренерлары республика күләмендә билгеләнде

22 декабрьдә Казанда спорт буенча республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләүләр үтте. Анда зәйлеләр дә ел дәвамындагы уңышлары өчен билгеләнде.

Анда иң яхшы спорт мәктәбе, иң яхшы тренер-укытучылар бәйгеләренә йомгак ясалды. Командалы спорт төрләре (баскетбол) буенча «Яшь тренер» номинациясендә 2 урынны безнең «Барс» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Камран Асадов алды. Бу югары бүләк – яшь, әмма үзен инде таныткан белгеч хезмәтен республика дәрәҗәсендә  тану булды. Чөнки Камран Асадов җитәкчелегендә «Барс» спорт мәктәбе командалары берничә тапкыр республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Тагын бер бүләк – "Зәй" спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренер-укытучысы Регина Салиховага тапшырылды.
Регина Равил кызы - шәһәребез һәм районыбыз горурлыгы, "Массовость"номинациясендә ул 2 урынны яулады. Аңа һөнәри эшчәнлегендә алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр һәм якты казанышлар телибез.


 

“Без командабызда шундый талантлы һәм максатчан тренерлар булуы белән горурланабыз. Бу вакыйга - киләчәк чемпионнарны әзерләүдә алга таба үсеш һәм яңа үрләргә ирешү өчен стимул”, - ди спорт идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев