Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй студентлары белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары Зәй политехник көллияте студентлары, укытучылар, персонал белән янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә 22 апрельдән 12 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Очрашуда инспектор Лилия Писарева янгыннар статистикасы турында сөйләде. Әлбәттә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы, эвакуация кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.

Аннан колледж территориясендә студентлар һәм педагогик состав белән линейка уздырылды. Лилия Писарева янгын сүндерү җайланмасын ничек кулланырга кирәклеген күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев