Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй студентлар отрядлары штабы командиры бүләк алды

Зәй яшьләре «Яшьләргә – эш” республика форумында катнашты.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары штабының муниципаль берәмлекләрнең яшьләр эшләре буенча идарәләре башлыклары белән “түгәрәк өстәл” узды. Анда Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин «Минем ишегалдым лагере» проектының эше турында сөйләде, әлеге проектны Татарстанның барлык районнарына үзләрендә булдырырга тәкъдим итте.

Форумда Зәй районы студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһановага мәдәни һәм социаль әһәмияткә ия эшләрдә иң югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм Россия студентлар отрядлары эшчәнлегенә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы тапшырылды. Шулай ук штабның экс-мастеры Анастасия Столярова Рәхмәт хаты алды.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев