Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районында тыл ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләде

Зәй районы Бура-Киртә авылында гомер итүче Вәсимә Зәйнетдинованы Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров бер гасырлык юбилее белән өенә килеп тәбрикләде.

Вәсимә Зәйнетдинова 1924 елның 25 июнендә Бура-Киртә авылында туган. Бөек Ватан сугышы чорында ул Горбунов исемендәге Казан заводында эшләгән. Ә инде сугыш тәмамлангач, туган авылына кайтып терлекчелектә эшләгән, озак еллар сыер сауган. Тормыш иптәше белән алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветеран кызлары тәрбиясендә күркәм картлык кичерә.

— Сез безнең җирлекнең иң озак яшәүче мөхтәрәм кешесе. Авыр елларда ил өчен куйган хезмәтегез, терлекчелектә армы-талмый эшләвегез өчен рәхмәт Сезгә! Сез җирлектә тырыш гаилә үрнәге булып яшәдегез, кызларыгыз да сезнең кебек уңганнар, — диде котлау сүзләрен ирештереп Мөнир Туктаров.

Шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Разиф Кәримовның котлау открыткаларын, бүләкләрне тапшырды, «Бердәм Россия» партиясе котлауларын да ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев