Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы Якты Күл авылыннан Антиповлар гаиләсе «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсында катнаша

Алар үз өйләренә янәшәсендә искиткеч әкияти манзара тудырган.

Зәй районының Якты Күл авылында чын әкият аланы барлыкка килде: педагоглар Владимир һәм Валентина Антиповларның актив һәм иҗади гаиләсе үз йортлары янында 12 кар фигурасы - көнчыгыш календаре символлары, бәйрәм чыршысы һәм күңелле уеннар өчен тау ясап  уникаль кышкы алан булдырды. Аларның эше «Татар – информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган «Ә безнең ишегалдында-2026» республика конкурсында катнаша.

Ирле-хатынлы Валентина һәм Владимир Антиповлар, икесе дә Ат елында туган, композицияне 2026 ел символыннан төзи башлаганнар, ә аннары көнчыгыш календаре зодиагының калган билгеләрен дә ясаганнар. Берничә көн фигураларны карны әвәләп ясаганнар, ә аннары аларны гуашь белән буяганнар, йорт янындагы территорияне якты бәйрәм киңлегенә әйләндергәннәр.

- Оныкларыбызны шундый тылсымлы алан белән сөендерергә булдык, ә әкияти манзара күрше балалары игътибарын да җәлеп итте,  таудан шуарга һәм фигураларга сокланырга, фото төшәргә  килә башладылар, - дип уртаклаша Владимир Антипов.

Аларның инициативасы - үз тирәсенә яшәүчеләрне берләштергән иҗат һәм күршелек үрнәге. Хәзер Якты Күл авылы гаиләсенең конкурста җиңү өчен көрәшергә һәм өч акчалата бүләкнең берсен алырга мөмкинлеге бар.

Бөтен Татарстаннан тавыш бирү йомгаклары буенча 40 тан артык эш арасыннан 10 финалист сайлап алынган. Алар арасында 3075 тавыш җыйган Антиповлар ишегалды әкияти манзарасы да бар.

Алга таба 3 февральдән 8 февральгә кадәр «Татар-информ» сайтында конкурсның өч җиңүчесе билгеләнәчәк. Конкурска йомгак 10 февральдә ясалачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев