Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы басуларында шикәр чөгендере планлаштырылган мәйданның 73 процентында чәчелгән

Барлыгы 8800 гектар мәйданда чөгендер чәчү планлаштырылган, шуның 73 процентында эш башкарылган инде.

Зәй районы басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә аграрийлар шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль. Бу эшкә зәйлеләр 17 апрельдә республика буенча беренчеләрдән булып кереште. Барлыгы 8800 гектар мәйданда чөгендер чәчү планлаштырылган, шуның 73 процентында эш башкарылган инде.
“Нива” җитештерү комплексының “Александр Бистәсе” бүлекчәсендә чөгендер чәчү оешкан төстә бара. Язгы чәчүне туфракта дым бар чагында тиз арада башкарып чыгу өчен биредә мөмкинлекләр бар. Бүлекчә басу-кырларында “Монопил” маркалы өч чәчү агрегаты эшли.
“Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсе басуларында да тулы куәттә чәчү эшләре бара. Биредә татлы тамыр 643 гектар мәйданда чәчеләчәк. Техника, агрегатлар төзек, чәчү процессы тулаем механикалаштырылган, эшче куллар да җитәрлек. Игенчеләр өчен иң мөһиме хәзер - һава шартларының уңай торуы.
Район аграрийлары һәр кояшлы көннән файдаланып, атна ахырына чөгендер чәчүне төгәлләргә ниятлиләр.

Александр Тимофеев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев