Зәй районы башлыгы «Зәй-информ» коллективы белән очрашты
Бүген «Зәй-информ» оешмасы коллективы белән район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр очрашты. Район башлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия матбугаты көне белән тәбрикләде.
Билгеле булганча, яңа ел алдыннан гына «Зәй-информ» оешмасы яңа бинага күчте. Хәзер «Зәй офыклары», «Новый Зай», «Зәй телевидениесы» Җиңү проспекты 12А адресы буенча урнашкан федераль казначылык бинасында эшли. Заманча төзекләндерелгән объектта урнашу мөмкинлеге район җитәкчелеге рөхсәте белән тудырылды.
Разиф Кәримов коллектив белән очрашу барышында яңа урында редакцияләрнең эшчәнлеге белән танышты, яңа көч, эш дәрте белән сыйфатлы хезмәт итүне теләде.
— Ниһаять, «Татмедиа» АҖнең «Зәй — инфорv» филиалы өчен бина мәсьәләсен хәл иттек. Яңа ел алдыннан гына сез казначылык бинасына күчтегез. Сезне район массакүләм мәгълүмат чаралары тормышында күптән көтелгән зур вакыйга белән котлыйм. Яңа шартларда сезнең каләмегез тагын да үткенрәк булсын, халкыбызга дөрес, кирәкле мәгълүматны тиз арада җиткерүегезне, коллективыгыз һәрвакыт заман белән бергә атлавын телим. Бергәләп Зәй төбәгендә башкарылучы матур эшләрне тарих битләренә кертеп барыйк, — диде Разиф Галиевич.
«Зәй-информ» оешмасы җитәкчесе Александр Исаков җитәкчеләрне кабинетлар буйлап озатып йөрде, һәр хезмәткәрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырды. Ул коллективның яңа урында хезмәт дәрте дә ташып торуын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев