Зәй районы башлыгы медаль белән бүләкләнде
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы медаль белән бүләкләнде

Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримовка мотоукчылар полкы командирыннан «Сугышчан дуслыкны ныгыткан өчен» медален тапшыру турындагы боерык килеп иреште.

Бүген әлеге дәрәҗәле медальне район башлыгына хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыруда башлап йөрүчеләр Валентин Атласов һәм Марат Кыямов тапшырдылар.

Ул Разиф Кәримовка хәрбиләргә һәм фронт өчен даими булышлык күрсәтүне оештыруга рәхмәт йөзеннән бирелә. Медаль хәрби частьтән яңа гына гуманитар йөк озатып кайткан Валентин Атласов аша җибәрелгән.


Нет комментариев