Зәй районы башлыгы ятим балаларга фатир ачкычлары тапшырды
Бүген Зәй шәһәре хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов ятим балаларга Яңа ел алды бүләге ясады.
Аларга 11 яңа фатирдан ачкычлар тапшырылды.
Ятим балалар дәүләт программасы буенча фатирлар белән тәэмин ителә. Разиф Галиевич әлеге күңелле вакыйганы Яңа ел алдыннан үткәреп, 11 яшь кешене сөендерде.
Илнар Идиятов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев