Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы Аксар авылыннан Флүрә Гыйниятова “Тәмле булсын” марафонының финалында Казанда булды

Кичә Аксар авылыннан Флүрә Гыйниятова “Тәмле булсын” марафонының финалына Казанга барды. Нинди хис-кичерешләр белән кайтты икән?

Әңгәмәбез шул хакта.
-Флүрә, кичә Казанга барып кайткансыз икән?
-Менә ул көн! Тәмле булсын-2022"марафонының нәтиҗәләр чыгару көненә “Тәмле булсын" рестораны хуҗасы Резида Хөсәенова һәм халыкара татар милли кухнясы оештырган "Тәмле булсын-2022"марафонында катнаштым. Ошады. Рәхмәт оештыручыларга! Рәхмәт, Резидә ханымга!

- Марафонда ничә кеше катнашты?

- Марафонда барлыгы 51 аш-су остасы катнашты. Чыннан да, һәммәсе дә осталар иде. Һөнәрле, укыган, оста пешекчеләр, араларында минем кебек гади пешекчеләр дә бар иде!


- Марафонда катнашучыларга бүләкләр булдымы соң?

- Марафонда катнашучыларга истәлекле дипломнар тапшырылды. Иң зур бүләк - "Тәмле булсын" рестораннар челтәре мөдире Резидә Хөсәенованың мактау сүзләре үзе ни тора! Бик кунакчыл, ачык йөзле, һәркемгә игътибарлы Резидә апа. Үзенең “Тәмле булсын” ресторанында кунак итте. Күңелгә ятышлы җылы рәхмәләрен, теләкләрен җиткерде.


-Кунак булу ошады, димәк?

- Ошады. Ә катнашучы кызлар барысы да чибәрләр, игътибарлылар,  әйтерсең лә күптәнге танышларым. Рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп, биешеп, ял иттек.
- Җырчы буларак, үзең җырламадыңмы соң?

- Җырладым. Яңа ел алдыннан, ничек бер күчтәнәч җыр бүләк итмим инде! 


- Сезне рухландырып торган дусларыгызга әйтер теләкләрегез?

- Минем белән бергә 21 көн буе булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә!  Минем өчен янып-көеп, комментарийлар язып торучы барлык дусларыма сәламәтлек, бәхет телим. Мин сезне яратам, дусларым!  Марафоннар озын гомерле булсын!  Табыннарыбыз ризыклы, күңелләребез күтәренке, сәламәт булыйк!  Якынлашып килүче,  Яңа ел белән!


- Бик зур рәхмәт! Иҗат уңышлары Сезгә! Яңа елда яңа марафоннар булып торсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин, матуры Флурэ. Молодец. Килэчэктэ дэ ун,ышлар юлдаш булсын.