Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй предприятиесе җитәкчесе махсус хәрби операциядәге егетләргә машина илтеп кайтты

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов бишенче мәртәбә махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Алар бер иптәше белән хәрбиләр өчен “Лада-Гранта” машинасы сатып алганнар. Махсус хәрби операция зонасына Донецк юнәлешендә автомобильне Фидаил Хәернасов үзе барып, егетләргә тапшырган.  

-Бу частьтә Татарстаннан, Зәйдән мобилизацияләнгән егетләр дә бар. Алар белән очрашып, генераль ышаныч кәгазе аша машинаны хәрбиләргә тапшырдык, - ди Фидаил Рурикович.

Бу машина егетләргә хәрби тормышта бик тә кирәк. Ул ягулык ягыннан да экономияле, шулай ук аның белән кирәкле урынга тиз генә барып җитәргә була. 

- Кеше өчен иң кадерлесе – тормыш. Бу машина егетләребезнең тормышларын саклап, җиңү көнен якынайтсын, аларга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, - ди Фидаил Рурикович. 

Ул барлык егетләрнең дә кәефләре хәрбиләрчә булуын һәм аларның якташларына сәлам һәм рәхмәтләрен җиткерүләрен дә әйтте.

Әгәр дә без махсус хәрби операциядәге егетләребезгә үзебезнең кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтә алсак,  киләчәктә берсүзсез җиңүгә безнең дә  катнашыбыз бар дип санарбыз.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев