Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Зәй офыклары» белән бергә булыгыз!

2024 елның икенче яртыеллыгына «Зәй офыклары» газетасына язылу дәвам итә.

Хәзерге мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда күп мәгълүматны интернет аша гына алырга күнексәк тә, район газетасы үз укучыларын югалтмый. Бу көннәрдә почта бүлекләрендә, редакциябездә кызу «урак өсте»: газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Вакытында язылып калырга ашыгыгыз!

«Бу яртыеллыкта район газетасына язылырга онытылган, даими рәвештә район тормышы белән танышып бармагач, нидер җитмәгән сыман. Үзебезнең „Зәй офыклары“ күңелгә аеруча якын,» — дип, газеталарга язылу кампаниясе төгәлләнгәч мөрәҗәгать итүче әбүнәчеләребез дә була.

"Зәй офыклары"ның газетасының 89 еллык тарихы бар. Бу еллар дәвамында районыбызның казанышлары, аның кешеләре, шатлыклы һәм аянычлы вакыйгалар, табышлар, югалтулар — боларның барысын да газетабыз битләрендә яктыртып киләбез. Ул безнең үзебез өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә әһәмиятле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев