Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда чернобыльчеләр белән очрашу узды

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом-электр станциясендәге шартлауга быел 26 апрельдә 38 ел була.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә булган авариядән килгән зыян шул елның 14 декабрендә юкка чыгарыла. Бу куркыныч эшкә меңләгән кеше җәлеп ителә, алар әле дә шул вакытта алган нурланыштан җәфа чигә.
Район чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасын Валентин Атласов җитәкли.

— Чернобыльгә авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүгә кешеләрне бөтен илдән китерәләр. Алар көче белән шартлаган реакторны каплау, радиациянең таралуына чик кую өчен дөньяда тиңе булмаган объект торгызыла. Зәй районыннан әлеге фаҗигане бетерүдә 106 кеше катнашкан. Бүгенге көндә Зәйдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган һәм аларга тиңләштерелгән 48 кеше яши, — ди Валентин Александрович.

23 апрельдә туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VII «б» сыйныфы укучылары катнашында радиация аварияләрендә һәм һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан чара узды. Укучылар белән очрашуга район Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашкан Федор Ханов килде.

Чара барышында документаль фильмнар күрсәтелде.

Федор Хановны 1988 елның гыйнварында Чернобыль атом-электр станциясендәге фаҗигане ликвидацияләүгә җибәрәләр. Бу вакытта аңа 35 яшь була. Ул биредә өч ай төзелеш бригадасы составында хезмәт куя. Кирпеч стеналарны ватып, төяп озаталар, яңасын күтәрәләр. Шул рәвешле станциянең радиация фонын киметергә тырышалар.

«Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүче якташларыбызга рәхмәт йөзеннән балалар хатлар яздылар. Әлеге хатлар чернобыльчеләрнең район иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласовка тапшырылачак һәм радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган митингта катнашучыларның һәрберсенә таратылачак», -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев