Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй көрәшчесе Җәмил Ибраһимов - дөнья чемпионы

Милли көрәш буенча дөнья чемпионатында республика данын Зәй егете яклады.

Бу көннәрдә Байлар Сабасында милли көрәш буенча 17-18 яшьлек көрәшчеләр арасында дөнья чемпионаты ярышлары үтте. Анда Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Зәй егете Җәмил Ибраһимов үз үлчәү авырлыгында чемпион калды. Аның тренеры Айрат Минһаҗев үҗәт спортчы турында һәряктан тырыш, дип билгеләп үтте. 
- Җәмил кече яшьтән милли көрәш белән шөгыльләнә. Ул бу җиңүгә әзерлекле килде, - ди тренер.

Җәмил Ибраһимов Зәй районының Пусташит авылыннан. Күптән түгел ул Россия беренчелегендә чираттагы җиңүен яулаган иде. Район Сабантуенда яшүсмерләр һәм 60 кг. га кадәр үлчәүдә өлкәннәр арасында батыр калды. Гомумән, Җәмил Ибраһимов быел мөмкин булган һәртөрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып җиңүләр яулады, Зәй, Татарстан данын күтәрүгә зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев