Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә чернобыльчеләр белән очрашу узды

26 апрельдә Зәйнең үзәк китапханәсендә Чернобыль атом-электр станциясендә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан чернобыльчеләр белән очрашу булды.

Чарада социаль фонд, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты. Алар чернобыльчеләр тарафыннан яңгыраган сорауларга җаваплар бирделәр.

Район чернобыльчеләр берлеге рәисе Валентин Атласов Чернобыльгә авыр минутларда Ватан чакыруы буенча ярдәмгә баручыларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив афәттән саклап калуларын билгеләп үтте.

Очрашуда музыкаль номерлар да яңгырады. «Полька» аккордеончылар ансамбле, Флера Гыйниятова, Арина Бочкарева, Есения Соловьева чыгыш ясады, ә Гөлгенә Гәрәева башкаруында шигырьләр яңгырады.

Сөйләшү җылы мөгамәләдә узды. Дөньялар, көннәр имин булсын, моннан ары андый фаҗигаләр килә күрмәсен,—дип уртаклашты катнашучылар очрашу ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев