Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй инспекторлары каникулларда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар уздыра

Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар якынлаша.

Балалар өчен иң матур вакыт: чыршы, бүләкләр, төрле күңел ачулар. Бенгаль утлары, шартлаткычлар, петардалар, кардан ясалган таулар, шугалаклар, чана һәм тимераяклар — болар барысы да балалар өчен шатлыклы мизгелләр бүләк итеп кенә калмыйча, җәрәхәтләр, пешүләр, имгәнүләр белән дә тәмамланырга мөмкин.
 

Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан балалар бакчалары, мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрә,  көнкүрештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.

Бу көннәрдә “Кояшкай” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чара узды.

Очрашу барышында район янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән  инспекторы Зөлфия Ризванова һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина балалар белән өйдә  чыршы, гирляндалар куелганда янгын куркынычсызлыгының мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әңгәмә җанлы һәм аңлаешлы формада узды. 

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев