“Зәй-информ”га яңа җитәкче билгеләнде
Яңалыклар

“Зәй-информ”га яңа җитәкче билгеләнде

Бүген “Зәй-информ” коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул Александр Кузьмич Исаков.

Яңа җитәкчене коллективка район башлыгы Разиф Кәримов һәм “Татмедиа” АҖнең башкарма директоры Нияз Гареев тәкъдим иттеләр.
Моңа кадәр “Зәй-информ” җитәкчесе булып эшләгән Гөлнара Феофановага тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерелде.
- Гөлнара Миңнулловна өч ел дәвамында район массакүләм мәгълүмат  чараларының хезмәте өчен җаваплы булды. Хәзер бу йөкне Александр Кузьмичка йөклибез, - диде Разиф Галиевич.
Нияз Ильясович чыгышында Гөлнара Феофанова җитәкчелек иткән чорда “Зәй-информ”ның куелган бурычларны тиешле дәрәҗәдә үтәвен ассызыклады. Яңа җитәкчегә дә нәтиҗәле эшләвен теләде.  


Нет комментариев