Кичә Зәй районы Баграж авыл җирлеге Сабантуе аеруча үзенчәлекле үтте. Биредә төрле милли уеннарда халык актив катнашып, һәркем бәйрәмнән бүләкләр белән китәргә теләде.
Күпчелек керәшеннәр яшәүче әлеге авыл бердәмлеге, дустанә мөнәсәбәте, башка милләт кешеләренә кунакчыллыгы белән аерылып тора. Монда күмәк хезмәт тә, төрле бәйрәмнәр дә матур үтә.
Кичә исә гөрләтеп Сабантуен билгеләп үтте алар. Һәр милли уенда катнашу өчен чират барлыкка килде хәтта.
Әлеге җирлек халкы - район басмаларын да иң күпләп яздыручыларның берсе.Сарсаз-Баграж Сабантуена җыелучыларны "Зәй-информ" җитәкчесе Александр Исаков район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлап, Сабантуйга чыккан иң өлкән кешегә һәм җирлекнең әле бу көннәрдә генә туган сабые гаиләсенә "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" газеталарына язылу өчен сертификатлар бүләк итте.
Нет комментариев