Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй эзтабарлары дүрт көн эчендә Сталинград сугышында һәлак булган 14 сугышчыны тапкан

Бүгенге көндә 28 зәйле Волгоград өлкәсендә эзләнү экспедициясендә катнашалар.

«Гвардия» эзләү отряды 23 апрельдә Волгоград өлкәсенә юл тотты. Казуларның беренче дүрт көнендә үк Зәй эзтабарлары Сталинград янындагы сугышларда һәлак булган Кызыл Армиянең 14 сугышчысын җирдән күтәргәннәр. Кызганычка каршы, аларның шәхесләрен билгеләү мөмкин булмаган. Шулай ук отряд әгъзалары күпме еллар дымлы җирдә яткан башка күп кенә әйберләр - каскалар, сапогилар, гранаталар, мылтыклар һәм пистолетлар, танк снарядлары, противогазлар тапкан.
Зәйгә кайткач эзтабарлар үз экспедицияләренең нәтиҗәләре турында җентекләбрәк сөйләячәк.
Экспедиция “Тарихка кагыл, хәтерне сакла!” проекты кысаларында уза.

Фотолар “Гвардия” отрядыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев