Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй егетләре өлгерлектә сыналды

Зәйдә югары сыйныф укучылары арасында “Ягез әле, егетләр!” хәрби-гамәли юнәлеш ярышлары үтте. Анда һәр мәктәптән яшүсмерләр командалары катнашты.

Малайлар йөгерүдә, турникта тартылуда, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, противогаз киюдә, хәрби тематикага биремнәр үтәүдә ярышты. Һәр этапны “Яшьармиячеләр” район штабы җитәкчесе Александр Ширяев, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, мәгариф идарәсе методисты Лилия Гатина, мәктәпләрнең тормыш иминлеге нигезләре педагоглары күзәтеп, бәяләделәр. 
Нәтиҗәдә өченче урынны 6нчы мәктәп, икенче урынны 4нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары, беренче урынны Сәвәләй мәктәбе егетләре яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев