Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй егетләре якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайттылар

Зәйнең Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, аның улы Роман, икетуган энекәше Иван Лопотков бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Валентин Александрович белән Иван егетләр янына дүрт мәртәбә бардылар.

— 12 июньдә юлга чыгып киттек, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык. Хәрбиләребезгә элемтә средстволары, маскировка челтәрләре, коры аш һәм душлар, окоп шәмнәре, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр алып бардык, — ди Валентин Александрович.

Егетләр өчен иң ихтыяҗ булган әйберләрнең берсе маскировка челтәрләре икән. Ул — хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләренең берсе. Шулай булгач, маскировка челтәрләре үрүгә йөрүчеләрнең кимүе борчу тудыра. Маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларбызга эшче куллар җитми. Барыбыз да хәлне аңлап, вакыт табып, булыша алсак, яхшы булыр иде.

— Егетләр үзләре дә иң кирәкле әйберләрдән маскировка челтәрен әйтәләр. Иң нык куанганнары да шуңа булгандыр. Аннан без алып килгән элемтә чаралары да куркынычсызлыкны тәэмин итүдә зур роль уйный. Хатын-кызларыбыз ясап җибәргән коры ашларны да авыз итеп, аларның бик тәмле булуын билгеләп үтте егетләр. Мондый ашлар булганда, ашарга әзерләргә дә вакыт кирәк түгел, шулай ук аларда витаминнар да, ите дә бар. Өй ризыгы тәмен хәтерләтә. Коры ашның өстенә кайнаган су саласың да аш әзер. Коры душ та егетләр өчен бик уңайлы, — ди Валентин Атласов.

— Алар сезне нинди кәеф белән каршы алдылар? — дип кызыксынам.

— Егетләр бер-берсе өчен җанын бирергә әзер торалар. Молодец алар! Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир ул. Анда шатлыкның ни икәнен чынлап аңлыйсың. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, Алла боерса, диләр.

— Якташларыбызга сәлам әйтмичә калмаганнардыр?

— Әйе, егетләр туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә сәлам җибәрделәр. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга аерым рәхмәт әйттеләр, безне ташламыйлар, дип сөенделәр.

Гуманитар ярдәм җыюда без — «Зәй-информ» коллективы да үз өлешебезне керттек. Һәм шулай ук егетләргә район газеталарын да җибәрдек. Алар туган яктан килгән һәр хәбәргә сөенүләрен белдергәннәр.

Без якташларыбызның туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев