Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй егете «Безнең геройлар» телетапшыруы герое булды

Александр махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша, ул балачактан ук хәрби булырга хыялланган.

19 октябрьдә ТНВ телеканалында «Безнең геройлар» тапшыруының төп герое Зәйдән «Сухарь» позывноен йөртүче хәрби егет булды.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Александр Чаллыда туган. Кечкенә чагында гаиләләре әбиләре яшәгән Зәй шәһәренә күченә. Бер-ике елдан әтисе, Александрга 13 яшь булганда әнисе юл фаҗигасендә һәлак була.

«Әтием бокс, футбол, баскетбол, волейбол, хоккей, теннис кебек спорт төрләре буенча тренер иде. Шуңа күрә мин үзем дә кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. „Гвардия“ эзтабарлар отрядына йөрдем, экспедицияләрдә катнаштым. Миңа бу юнәлеш бик ошый, алга таба да бу шөгыльне дәвам итәргә планлаштырам. Хәрби комиссариаттан чакырылыш буенча хезмәткә повестка килгәч, мин дусларым белән киңәштем һәм контракт буенча хезмәтне сайладым», — дип сөйли 24 яшьлек Александр.

2022 елның 24 сентябрендә ул ялга кайта, бу вакытта илдә өлешчә мобилизация игълан ителгән була. Ә 12 октябрьдә Александр инде махсус хәрби операция зонасында хезмәтен дәвам итә. Хезмәте буенча Александр һәрвакыт алда, ул  элемтәче. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен IV дәрәҗә «Георгиевский крест» дәүләт бүләгенә лаек булган, II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медалье белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев