Зәй чаңгычылары республика чемпионатында өченче урын алды
Яңалыклар

Зәй чаңгычылары республика чемпионатында өченче урын алды

1-3 сентябрьдә Казанда чаңгычы спортчылар арасында җәйге ачык республика Чемпионаты үтте. Анда Зәй чаңгычылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

2 сентябрь көнне узган ярышларда хатын-кызлар арасында 4 спортчы кыз беренче унлыкка керделәр. Ирина Ибраһимова – II, Христина Мацокина – V, Анастасия Утяганова – VIII, Алинә Вәлиуллина – IX булдылар. 
3 сентябрьдә үткән узышларда кызлардан Ирина Ибарһимова – I, Христина Мацокина – V, Анастасия Утяганова – X, егетләрдән Вадим Бирюков - II урын алдылар. 
Гомуми исәп буенча 1022 очко җыеп зәйлеләр командалар арасында өченче урын яулады. Икенчедә 1304 очко белән Казан, беренчедә 1557 очко Чаллы командасы булуын исәпкә алсак, безнең спортчылар яхшы әзерлекле булуларын дәлилләделәр. 

Фото ТР чаңгы узышлары федерациясеннән,  автор Роман Кручинин. 
 


Нет комментариев