Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй автовокзалының язмышы хәл ителде

25 апрельдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгыннан автовокзал бинасын (Баныкин урамы, 2а йорт) транспорт инфраструктурасы объекты итеп реконструкцияләүгә карата муниципаль-шәхси партнерлык проектының нәтиҗәлелеге турында уңай нәтиҗә алынды.

Проект социаль һәм финанс яктан нәтиҗәле дип танылды һәм Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге бурычларына ирешүгә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә.

Бу хакта район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендәге икътисади совет утырышында хәбәр ителде, ул барлык җитәкчеләргә, белгечләргә, эшмәкәрләргә әлеге бина язмышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы шартларда документ шәхси эшмәкәр Ринат Шакировка тапшырылды, ул район башкарма комитеты белән берлектә әлеге объектны эшләтеп җибәрәчәк һәм үстерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев