Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй активы махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр белән очрашты

Бүген Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район активы махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә туган якка ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты. Очрашу “Энергетик” Мәдәният сараенда узды.

Сөйләшү барышында хәрбиләр район җитәкчелегенә, Зәй халкына аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм туган шәһәрдән килгән гуманитар ярдәмнең мөһим булуын ассызыкладылар. Отпускка кайтучы егетләр Зәйдә маскировкалау челтәрләре үрүче хатын-кызлар, шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм җыючы төркем янында булып, хәрбиләрне кайгыртканнары һәм тәмле күчтәнәчләре өчен хөрмәтләрен белдерәләр.

-Маскировкалау челтәрләре үрүче апалар безгә әниләребез кебек якын,  безне кайгырталар, - ди алар.

Егетләр үз алдына куелган бурычны батырларча намус белән үтиләр. Туган якта якыннарыбыз белән күрешү шатлыгы безгә көч бирә, ди алар.

Искәртик, хәрбиләргә ике атнага ял бирелә. Хәрбиләр әйтүенчә, бу вакытны алар туганнары һәм якыннары белән үткәрергә тырыша.

-Ялны сезгә гаиләгез белән бергә үткәрү өчен тормыш иптәшләрегезгә ял бирелергә тиеш, ә балалар дистанцион укуга күчә ала, - дип белдерде район җитәкчелеге.

Район хәрбиләрнең мәсьәләләрен хәл итүне, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәк.

Без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланып, батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев