Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрбиләр тылдагыларга рәхмәтле

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбие маскировка челтәрләре үрүче апалар янына килеп, аларга рәхмәт әйтте, сезнең челтәрләр безне дошманнан саклап кала, дип белдерде.

— Сез җиңүне якынайтырга ярдәм итәсез һәм хәрбиләрнең гомерләрен саклап каласыз. Сезнең челтәрләр ныклы, сыйфатлы, ышанычлы булуы белән аерылып тора. Бик зур рәхмәт сезгә безне үз улларыгыздай кайгыртуыгыз, игелекле йөрәгегез өчен, — дип мөрәҗәгать итте ул маскировка челтәрләре үрүчеләргә.

Челтәр үрүче апаларның һәрберсе аны күз яшьләре белән кочаклап алып, теләкләрен җиткерде, сорауларга күмделәр. Алар цехка килүче һәр хәрбинең күкрәгенә «Зәй сезнең белән!» дигән значок кадыйлар. Бу юлы да андый значокны хәрбинең үзенә һәм улына бүләк иттеләр.

Районда 15 пунктта маскировка челтәрләре үрәләр.

«Хәрбиләребезнең шулай рәхмәт әйтүе, алардан кире элемтә булу безне рухландыра, эшкә дәрт бирә. Безнең челтәрләргә заказлар күп. Бу көннәрдә 8×10, 10×10 размердагы челтәрләргә заказлар алдык. Алар танкларны, «Урал» машиналарын кап-лау өчен күп кирәк. Әмма эшче куллар җитеп бетми. 1-2 сәгатькә генә булса да, челтәр үрергә килегез, — ди «Zаинск с Vами» маскировка челтәрләрен үрү төркемен оештыручы Елена Хисаметдинова.

Хәрби апаларга рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр белән килгән иде. Ә апалар аны тәмле кыстыбыйлар белән сыйладылар.
«Киямыч» позывноен йөртүче әлеге егет Ватан сагына контракт буенча бас-кан. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, ул хәрби комиссариатка үз теләге белән китәргә теләк белдереп барган. Ләкин мобилизациягә эләкмәгән. Әмма егет ныклы карарыннан баш тартмаган.

— Дәүләт хезмәтләре порталы аша контаркт буенча хезмәткә китәргә теләк белдереп, гариза бирдем. Башта бу хакта гаиләмә әйтмәдем, — ди ул.

Гаиләсе бу хәбәрдән шок хәлендә калса та, аны шунда ук хуплап алганнар.

— Бу — аның хыялы, бу — ул сайлаган юл. Без каршы килмәдек. Гаиләдә өч бала үсә. Улыбыз, булачак Ватан сакчысы буларак, әтисе белән горурлана, аның өчен яхшы үрнәк ул. Без аннан хәбәрләр көтеп яшибез. Еш шалтырата алмаса да, безнең өчен аның исән-сау булуы — иң мөһиме. Безнең девизыбыз — «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!». Без көчле ил, без җиңәчәкбез дип ышанабыз. Без Россиядә тууыбыз, анда яшәвебез, илебезнең патриотлары белән горурланабыз. Балаларыбызны да шул рухта тәрбиялибез. Якыннарыбызның җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез, — ди тормыш иптәше Елена.

«Киямыч» гаиләсе янына ялга алдан хәбәр итмичә сюрприз ясап кайткан. Ике кызы, улы, тормыш иптәше шатлыктан кочаклашып елашканнар.

— Сине өйдә көтүләре безгә көч бирә. Әлбәттә, гаилә җылысы җитми анда. Әмма без түзәбез. Ахырга кадәр барырга әзербез, дөреслек безнең якта! Ә кайда дөреслек, гаделлек — шунда көч! Җиңү безнең якта булачак! — ди «Киямыч».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев