Туган җирдә тапкан бәхет
Түбән Пәнәче авылында үз эшләренә тугры калып, бер урында эшләгән хөрмәткә лаек кешеләр күп. Әнисә Хаҗиева – шундыйлардан.
Ул 1946 елның 10 гыйнварында гаиләдә баш бала булып Түбән Пәнәче авылында дөньяга килә. Гаиләдә 5 кыз, 1 малай яхшы тәрбия алып, эшкә өйрәнеп үсәләр. Әнисә апа Түбән Пәнәчедә – башлангыч, Югары Пәнәчедә – урта, Бигеш мәктәбендә 10 класс белемне үзләштерә. Мәктәпне бетерүгә, Түбән Пәнәче фермасына кухня эшчесе булып эшкә урнаша. Батыр, хезмәт сөючән кызны эшендә хөрмәт итәләр, яраталар. 1966 елда Әүфәр абый белән тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Әнисә апага сарыклар фермасында, үгез-таналарны симертүдә, сыер савучы булып та эшләргә туры килә.
«Фермада Рәкыя Баязитова белән бергә бик тату эшләдек. Икебезгә бергә йөзәр сыер саудык. Зарланмадык. Эшне җиренә җиткереп, тырышып башкардык. Ферма безне авырсак, терелтте, эшле, ашлы итте», – дип сөйли Әнисә апа.
Сарык фермасында эшләгән вакытта печәнне үзләре әзерлиләр, киптерәләр, полиэтиленны үтүк белән ябыштырып пакетлар ясап, шунда тутыралар. Бөтен хезмәт кулдан башкарыла. Авыр булса да түзәләр.
“Чөгендер эшкәртүләр бик истә калды. Алтышар гектар чөгендер эшкәрткән вакытлар әле дә хәтеремдә. Ферма, чөгендер, йорт, гаилә – барысы да безнең өстә иде. Вакыт та җиткән, эшләү дәрте дә булган», – дип хезмәт куйган елларын искә алды Әнисә апа.
Күптән түгел 80 яшен билгеләп үткән Әнисә апа бүгенге тормышка шөкер итеп, дөньяларның тыныч булын теләп яши.
Илһамия Гарифуллина.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев