Туган авылында төп нигезен корган ул
Бигеш авыл җирлеге башлыгы күркәм юбилеен каршылый.
Ир кешегә өч гамәл фарыз: йорт салу, агач утырту, бала үстерү, ди татар халкы. Районыбызның Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев та 50 яшьлек юбилеена әнә шул фарыз гамәлләрне үтәп килде. Үз гаилә көчләре белән салынган ныклы нигездә, өч бала үстереп, бакча утыртып, тулы канлы авыл тормышы белән яши Вәлиевлар.
Илгиз районның Түбән Лоҗы авылында 1975 елның 9 мартында Раиф абый белән Нәсимә апаның 4 балалы гаиләсендә өченче булып туа. Аякка басуга, агроном булып хезмәт куючы әтисе артыннан кырлар гизәргә өйрәнгән малайның туган төбәгенә мәхәббәте күңел түрендә урын ала. Үсеп җиткәч тә ул шушында төпләнергә ныклы карар кыла.
- Әтием, әнием кебек авыл тормышына береккән кеше буларак, туган җиремдә үз нигеземне булдыру теләге миндә кече яшьтән бөреләнде. Бүген шул максатыма тугры калуыма сөенеп туя алмыйм, чөнки әти-әни янәшәдә, авылның һәр кешесен яхшы беләм, читтә яшәүне күз алдына да китерә алмыйм, - ди Илгиз Раиф улы.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Алабуга педагогия институтының технология укытучылары әзерләү факультетында югары белем ала. Ә инде белгечлек алган егетне туган авылы мәктәбендә көтеп алалар һәм директор вазифасын йөклиләр. Технология фәнен укыту белән беррәттән ул 1998-2011 елларда мәктәп директоры да булып эшли. Бу чорда егет гаилә корырга да өлгерә. Чөнки мәктәп партасы артыннан, 14 яшьтән күңеленә кереп урнашкан Ләйсәне белән уртак тормыш кору планы инде ныклы була аның. 1998 елның августында Вәлиевлар йортына килеп төшә.
Әтисенең авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлеге дә Илгизне гел үзенә җәлеп итә. Бу тармакта ветеран агроном булган ата, улына инде шактый тәҗрибә биреп өлгерә. Шуңа да ул курыкмыйча 2011-2015 елларда “Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсендә җитәкчелек дилбегәсен үз кулында тота.
Район җитәкчелеге, хезмәт сөючән гаиләдән булган, оештыру сәләтен инде күрсәтеп өлгергән Илгиз Раифовичны һич тә икеләнмичә, 6 авылны берләштергән Бигеш авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләргә карар кыла. Һәм менә инде ул 8 елдан артык вакыт шушы җирлек белән идарә итә. Якташлары ярата, хөрмәт итә үзен.
- Кайбер мәсьәләләрдә үзебезнең авыл җирлеге өлкәннәренә мөрәҗәгать итеп киңәш тә сорыйм. Күз алларында үскән егет булгангадыр, бервакытта да хәер-фатихаларыннан калдырмыйлар. Авыл кешесе бит ул киң күңелле, бары аларны рәнҗетмәскә тырышып эшләргә кирәк. Төрле вакытларда аңлап, хәлемә керүләре, күмәк эшләргә кушылулары өчен рәхмәтлемен җирлек халкына, - ди Илгиз Вәлиев.
Тормыш иптәше Ләйсән белән алар акрынлап үз йортларын, хуҗалыкларын да булдыралар. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче ханым да ире кебек авыл тормышыннан курыкмый торган, эштән кайткач та мең мәшәкатьле хуҗалык эшендә йөзеп кенә йөри. Җирлек башлыгы үз мисалында башкаларга үрнәк итеп, хуҗалыгында күпләп мөгезле эре терлек асрый, кош-корт үстерәләр. Ир дә, хатын да булсынга, дип тырышу үз нәтиҗәсен бирә, тормышлары мулдан, бер-бер артлы туган балалар да хуҗалыкта кул арасына кереп, хезмәт белән үсә. Бүген олылары Салават Алабуга шәһәрендә, уртанчылары Инзилә Түбән Камада урнашып, эшлиләр. Ә кечкенә кызлары Язилә быел беренче сыйныфка кереп, тырышып укый.
- Бер-беребезне кече яшьтән белгәнгә, бер күз карашыннан аңлашып яшибез, Аллага шөкер. Ир белән хатын бер максатта булганда гына тормыш алга бара. Бу безнең гаилә девизы, - ди елмаеп Ләйсән ханым.
Без Илгиз Раиф улын юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, хезмәтендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев