Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урта Пәнәче егете III дәрәҗә Хәрби батырлык өчен ордены белән бүләкләнде

«Хәрби батырлык өчен” ордены хәрбинең казанышлары копилкасында – чираттагы олы бүләге. Моңа кадәр ул ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән иде.


Егет махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк контракт буенча катнаша. Контракты тәмамланып, 2022 елда туган якка кайткач, аңа “Энергетик” Мәдәният сараенда тантаналы төстә “Батырлык өчен” медале тапшырылды.

Югары Пәнәче мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләнеп, нык бәдәнле, көчле егет булып үсә ул. Аның ирекле көрәш, штанга күтәрү буенча уңышлары шактый: өч тапкыр Татарстан чемпионы була. Ватан алдында хәрби бурычын Әстерхан өлкәсендә үтә. Армиядән кайткач, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә коткаручы булып эшли. Физик һәм психологик яктан көчле һәм чыдам булуы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын лаеклы үтәргә ярдәм итәдер дә егеткә.

Узган елның июлендә чираттагы контрактын төзеп, янә Ватаныбыз сагына баскан.


-Ватан-Ана чакыруы буенча китәргә булдым. Үзебезнең егетләргә терәк булу, ярдәм итү теләге  чираттагы контрактны төзергә этәрде. Бергә-бергә җиңелрәк булыр! - ди батыр егет.


Юрий күп балалы гаиләдә үскән, яшьли әнисез калган, әтисе егеткә төпле ныклы тәрбия биргән. Әтисе улының махсус хәрби операциягә чираттагы мәртәбә барырга карар итүен җиңел кабул итмәсә дә, элекке хәрби буларак, аның бу адымын хуплаган.

Без – якташлары егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев