Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Биштә дүрт буын туганнар очрашты

Зәй районы Түбән Биш авылында Анисимовлар нәселе очрашу уздырды.

Төп йортта дүрт буын туганнар — әби-бабайлар, әти-әниләр, балалар, оныклар җыелды. Мондый туганнар белән очрашу бәйрәме барысын җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.

Әлеге очрашуда 50ләп кеше катнашкан. Аларның иң өлкәненә 71 яшь, ул — Вера Максимова (Анисимова). Аларның гаиләсендә биш бала — Вера, Алик, Михаил, Леонид, Любовь үскән. Кызганычка каршы, Леонид бу якты дөньяда юк инде. Анисимовлар үзләштергән һөнәрләргә килгәндә, гаиләдә стоматолог, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, тәрбияче, укытучылар бар.

— Безнең гаиләбез бик зур. Мин бу гаиләгә килен булып төштем. Без Чаллыда яшибез, тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез. Кызыбыз — Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының дүртенче курсында, улыбыз җиденче сыйныфта укый. Туганнарыбыз белән очрашкан саен мин горурлык хисләре кичерәм. Нинди генә вакытлар булмасын, гаилә — безнең таянычыбыз. Бер-беребез белән ешрак очрашырга һәм сакларга кирәк, — ди Зарина Анисимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев