Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тимур Сөләйманов Зәй яшьләре, балалар белән аралашты

ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Зәйгә эшлекле сәфәр белән килде.

Ул Иске Зәй бистәсе, “Дуслык” яшьләр үзәгендә булды.
Тимур Җәүдәтович шәһәрнең 1нче мәктәбендә район һәм шәһәр мәктәпләре директорлары катнашында “Алдынгылар хәрәкәте” төбәк бүлегенең беренчел бүлекчәләрен үстерү мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсендә чыгыш ясады.
“Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә узган ел оешкан иде. Яңа хәрәкәт бөтен яшьләрне бергә тупларга тиеш. Татарстанда бу эшне зур ышаныч белән Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләймановка тапшырганнар.

– Хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры катнашачак. Алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Әлеге хәрәкәт киң катлау балалар һәм яшьләрне берләштерәчәк. Кабатлап әйтәм: актив балаларны гына түгел, ә барысын да. Монда аларның һәркайсы күңеленә хуш килгән, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба ала. Шул рәвешле, без балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итәчәкбез, – ди Тимур Сөләйманов.

Берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Тимур Сөләйманов республиканың һәр районында – штаблар, ә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм башка уку йортларында махсус клублар оештырылачагы хакында сөйләде.

– Хәзерге вакытта «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән бөтен илдә битараф булмаган педагоглар һәм остазлар, балалар һәм яшьләрне берләштерә торган зур бер система формалаша. Моңа кадәр дә мәктәпләрдә төрле хәрәкәтләр эшләп килде. Әмма бу хәрәкәт – моңа кадәр балалар һәм яшьләр белән эшләүче башка хәрәкәтләр һәм оешмаларның көндәше түгел, ә аларны берләштерүче, – диде ул.
Тимур Сөләйманов сүзләренчә, хәрәкәтнең “ике канаты” булачак. Аның берсе – мәгариф оешмалары, ә икенчесе – яшьләр эшләре. Районнарда мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәләре бергәләшеп яңа оешып килүче хәрәкәтне тормышка ашырырга тиеш.
“Энергетик” Мәдәният сараенда Тимур Җәүдәтович оештыру киңәшмәсенә килгән укучылар һәм студентлар белән үз итеп, якыннан танышып чыкты. Яңа хәрәкәт шөгыльләнәчәк тармаклар белән таныштырды.

1нче мәктәптә “Алдынгылар хәрәкәте” үз эшен башлап җибәргән инде. Аны оештыру эше белән Әлфия Кондрабаева җитәкчелек итә. “Алдынгылар хәрәкәте”нең президенты да сайланып куелган. Ул – мәктәп активисты, VIII сыйныф укучысы Камилла Хрипунова.

-Без хәрәкәтнең берничә тармагын үзебезнең мәктәптә булдырачакбыз. Мәдәният, спорт, милли гореф-гадәтләр безнең мәктәптәге хәрәкәтнең төп юнәлешләре булачак, - ди Камилла Хрипунова.

Аларның үз телестудияләре бар. Хәрәкәтне оештыручы Әлфия Кондрабаева сүзләренә караганда, мондый студия безнең шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, хәтта республика мәктәпләрендә дә сирәк. Телестудия өчен мәктәптә аларга махсус бүлмә биргәннәр. Булачак журналистлар мәш килеп иҗат белән шөгыльләнәләр биредә.

Зәй мәктәпләре, көллият “Алдынгылар хәрәкәте”нә кушылырга әзер. Бу көннәрдә алар хәрәкәтнең үзләренә отышлы юнәлешен сайлау белән мәшгуль.

“Алдынгылар хәрәкәте”нә 4 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр һәм балалар керә. Һәр яшь үзенчәлегеннән чыгып юнәлешләр сайлана. Әлеге хәрәкәт кысаларында балалар һәм яшүсмерләр мультфильмнар, төрле уеннар һәм уенчыклар, җырлар, кино, интернет, блогерлар, музыка кебек юнәлешләрне сайлый ала.

Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X