Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның Зәй районында бер авыл тирәсендә бүреләр күргәннәр

Ана бүре урман территориясендә яши дип фаразлана.

Беренче булып бүрене Зәй районы Чыбыклы авыл җирлегенең Суык-Чишмә авылы урман хуҗалыгы хезмәткәре күрә. Бу мизгелне алар фотога төшереп өлгерә.

- Бәлки, ул Зәй районы аша үтеп баручы бүредер. Әмма хайванның яшәү урыны эзләп, районда калу ихтималы зур, - ди ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Әдиб Габдрахимов.

Аның сүзләренчә, бүген иртән Зәй урманчылары Карамалы авылы янындагы урман полосасында да бүре күргәннәр. Шулай итеп, кыргый куркыныч җанвар кешеләрнең йортлары янына якын килергә һәм куркыныч тудырырга мөмкин, дип санала.
«Карамалы» һәм «Елховлес» аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә көндезге һәм төнге патрульгә чыгу йөкләнгән.
30 ел элек Зәй районында бүреләр күп булган, һәм алар терлекләр өчен җитди куркыныч тудырган, шуңа күрә кыргый хайваннарны ату мәҗбүри чара булган. Бүреләр бик тиз үрчиләр.

- Якын арада район һәм шәһәр халкына урманга барырга киңәш ителми, бигрәк тә ялгыз. Бүреләргә яки безнең районга хас булмаган башка хайваннар күргәндә, 112 номеры яки ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, - ди Әдиб Габдрахимов.
Бигрәк тә урман полосасы янында урнашкан авылларда яшәүчеләргә сак булырга кирәк.

Әдиб Габдрахимов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев