Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның антимонополь хезмәт вәкиле Зәйдә булып китте

Эшлекле визит барышында Федераль антимонополь идарәнең Татарстан буенча хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь мәктәпләрдә ачык дәресләр бирде, гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте, җитештерү мәйданчыкларын карады.

Аны район башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Марат Хәбибуллин озатып йөрде.

Андрей Розенталь шәһәрнең 2нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Лекциянең темасы — икътисадта конкуренциянең роле иде. 45 минутлык дәрес эчендә укучылар конкуренциянең ни өчен мөһим булуын аңладылар, икътисад үсеше өчен кирәкле факторларны белделәр, антимонополь хезмәт бурычларын төшенделәр, нинди очракта штрафларга тарту килеп чыкканын өйрәнделәр.

Соңыннан ул сәнәгать паркына килде.

— Антимонополь хезмәт вәкилләре урыннарга чыгып эшмәкәрлек торышы, үзара көндәшлекнең булуын карыйлар, җирле хакимиятнең эшмәкәрлек үсешенә ярдәмен барлыйлар. Бүген мин «Экопромсервис» паркында булдым. Җитештерү һәм төзелеш калдыкларын утильләштерү буенча эшләүче полигонда эш барышын карадым, алдагы планнарын белештем", — диде ул.
Аннан Андрей Розенталь район хакимиятендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев