Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда студентлар елга транспортына эшкә урнаша башлады

Татарстанда студентлар отрядлары системасында эшчәнлекнең яңа юнәлеше – елга транспортында эшкә урнашу башланды. Пилот проектына Советлар Союзы Герое Девятаев исемендәге Диңгез һәм елга флоты институтының 32 студенты җәлеп ителгән, алар рулевой-мотористлар һәм матрослар сыйфатында практика узалар.

Студентлар беренче һөнәри күнекмәләрен судноларны эксплуатацияләү шартларында алалар. Агымдагы елның апрелендә «Яшьләр эше» республика яшьләр форумында Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм мәгариф учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ студентларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрендә «Татарстан Республикасы флоты» АҖ белән багланышларны беркетте.

Эшкә квалификация имтиханнарын уңышлы тапшырган һәм эшче дипломнар алган икенче курстан башлап студентлар кертелә.

2026 елда елга транспортында эшләү юнәлеше беренче тапкыр Россия Студентлар отрядлары системасына кертелде.

Чыганак: Чистай-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев