Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда элеваторларның икмәк кабул итүгә әзерлеген тикшерәләр

30 июньнән 17 июльгә кадәр Татарстанда элеваторларның һәм ашлык кабул итү предприятиеләренең быелгы бөртекне кабул итүгә әзерлеген тикшерәләр.

«Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалы вәкилләре үткәрә торган инспекциянең төп максаты – бөртекне саклаганда һәм күчергәндә югалту куркынычын киметү, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Эшче төркем ашлык кабул итү, эшкәртү, саклау, он тарту һәм катнаш азык продукциясе җитештерү буенча операцияләрнең тулы цикллы иң эре автоматлаштырылган комплексы «Казан тегермәне» ширкәтен тикшергән инде.

Предприятиенең әзерлеге 16 төп критерий буенча бәяләнгән, алар арасында – ашлык саклагычларның торышы, склад биналарын вакытында чистарту һәм зарарсызландыру.

«Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева хәбәр иткәнчә, комплекслы тикшерү йомгаклары буенча эшче төркем «Казан тегермәне» предприятиесен 2026 ел уңышын кабул итәргә әзер дип тапкан.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе шулай ук Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлки, Алексеевск, Азнакай һәм Ютазы районнарындагы 12 предприятиене тикшергән.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, республикада бөртекле культураларны саклау белән 38 оешма: 15 элеватор һәм 23 ашлык эшкәртү һәм бөртек кабул итү предприятиесе шөгыльләнә.

Чыганак: Чистай-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев