Татарстан Республикасы  Рәисе ярдәмчесе Зәйгә эшлекле сәфәр белән килде
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Зәйгә эшлекле сәфәр белән килде

ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Зәйгә эшлекле сәфәр белән килде.

Ул шәһәрнең 1нче мәктәбендә район һәм шәһәр мәктәпләре директорлары катнашында “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлегенең беренчел бүлекчәләрен үстерү мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсендә чыгыш ясады. Иске Зәй бистәсе, “Дуслык” яшьләр үзәгендә булды.
Тимур Сөләйманов “Энергетик” Мәдәният сараенда “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтен төзү эшендә катнашты, балалар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә корды.

Автор фотолары.


Нет комментариев