Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шыкмайда яңа мемориаль комплекс ачылды

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап Зәй районының Түбән Биш авылы җирлегенә караган Шыкмай авылында яу кырында ятып калганнар, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә күркәм мемориаль комплекс сафка бастырылды.

Бүген - 7 май көнне аны тантаналы төстә ачу булды. Күркәм чарага мемориаль комплексны сафка бастыруга өлеш керткән авыл халкы, эшмәкәрләр зур горурлык хисе белән килде. Тантаналы чарада район хакимиятеннән юридик бүлек башлыгы Владимир Кудряшов катнашып, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Ә Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов мемориаль комплексны сафка бастыруга өлеш керткәннәргә рәхмәт сүзләрен белдерде. 

- Ил иминлеге өчен өлешен керткән, тиңдәшсез батырлыклар кылганнарның исемлеге әлеге мемориаль комплекска урнаштырылып мәңгеләштерелде. Шунысы мөһим, аны төзү өчен без читтән төзүчеләр дә чакыртмадык, әйләнә-тирәсен ямьләндерүчеләрне дә көтмәдек. Барлык эшләр дә авыл егетләре, абый-апалар көче белән башкарылды. Ә төзелеш материаллары өчен чыгымнарны үзарасалым хисабына башкарып чыктык. “Ил төкерсә, күл була” дип халык юкка әйтмәгән, искиткеч мәхәббәт комплекс авыл йөзен бизәп тора хәзер, бу эшкә көче, финанс ярдәме кергән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Авыл халкының изге эше җир куенындагыларга дога булып барып ирешсен, - диде ул. 

Ә истәлекле комплексны булдыру башында торучыларның берсе, шушы авыл кешесе Мөбәрәкҗан Нуретдинов. Озак еллар төзүчелек тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан кеше буларак, ул авылдашларын туплап шушы зур эшкә керешкән.

- Бергәләп тотынгач барып чыкты эшебез, хәзер аның яныннан үткәндә күңел шатлана. Аеруча нык өлеш керткән егетләр буларак, таш эшләрен башкарган Фаит Исрафиловка, Флүр Шәйдуллин, аның улларына, мемориаль комплексны бизәү эшләрен башкарган Фәрит Вахитовка олы рәхмәтне җиткерәбез. Гомумән, авыл халкы да, шушы авыл токымы булган читтә яшәүчеләр дә кулдан килгәнчә ярдәм кулы суздылар, - ди ул.

Мемориаль комплексны татналы ачу күркәм концерт номерлары, тәбрикләүләр белән үрелеп барды, тантанада катнашкан һәркем аннан күңел күтәренкелеге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев