Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж мәдәният хезмәткәрләре госпитальләргә эчке киемнәр тегә

Бүгенге көндә алар барлыгы 50 эчке кием әзерләгәннәр.

Сарсаз-Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәр тегә башладылар.

Мәдәният йортында «Туры җөй» тегү түгәрәге эшли. Биредә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре яралыларга эчке киемнәр тегәләр. Бүгенге көндә алар барлыгы 50 эчке кием әзерләгәннәр.

— Безнең халык элек-электән үзенең бердәмлеге белән аерылып тора. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән киңәшләштек тә, шушы эшкә алынырга булдык. Мәдәният йортыбызда тегү машиналары бар. Бүген әзер киемнәрне Зәйдә маскировка челтәрләре үрү пунктына илтеп бирәчәкбез. Алга таба үзебез кисеп, үзебез тегәргә планлаштырабыз. Моның өчен материаллар кирәк була, шуңа күрә "Ватсап"та авылдашлар төркеменә тукымалар кирәк булуы, теләгән кешеләрнең безгә кушыла алуы турында белдерү дә яздык. Тукыма китерә башладылар инде, — ди Роза Васильевна.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев