Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Зәй балалар музыка мәктәбенә компьютер тапшырды

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәй балалар музыка мәктәбенә портатив компьютер бүләк итте.

Музыка мәктәбе директоры Динә Коронова, учреждениедә документлар алып бару өчен оргтехника сатып алуда ярдәм итүне сорап, ел башында депутатка эшлекле сәфәре вакытында мөрәҗәгать итә.

"Ул вакытта миңа мәктәптәге үзенчәлекле атмосфера зур тәэсир калдырды: яраткан эше белән мавыккан педагоглар һәм кызыксынучан балалар. Беренче тапкыр биредә ике фортепианода остазлар һәм укучыларның «сигез кул» композициясен бергәләп виртуоз башкаруын күрдем. Бер мизгелгә вакыт тукталган кебек булды: тирә-юнь музыка дөньясына чумган иде. Коллективка, анда укучыларга иҗади уңышлар телим”, - дип язган социаль челтәрдәге үз битендә Айдар Метшин.
Зәй музыка мәктәбендә 62 ел эчендә берничә буын алмашынган, чыгарылыш укучыларының күбесе мәдәният юнәлешен сайлаган, алар арасында профессиональ музыкантлар да күп. Шундыйлардан Мәскәү оперетта театры оркестры солисты Вадим Яшин, Урал академия филармония оркестрының беренче скрипкачысы Лилия Кадыйрова, Карелия Республикасы музыкаль театры солисты Чыңгыз Кадыйровны мисалга китерергә була.

Бүгенге көндә мәктәптә 14 белгечлек буенча 300 бала музыка белән шөгыльләнә. 2022 елда анда зур капиталь ремонт узды, әкренләп җиһазлар яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев