РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәй кызының Яңа ел хыялын тормышка ашырды
Яңа ел алдыннан «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Зәй шәһәрендә яшәүче Лиза Тихонованың теләге тормышка ашты. Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Айдар Метшинның бүләген кызның өенә килеп тапшырды.
Рәсем һәм фотография белән мавыгучы Лиза үзенең иҗади сәләтләрен үстерү өчен заманча төсле күп функцияле җайланма турында хыяллана иде. Үзендә принтер, сканер һәм копирны берләштергән бу бүләк аңа үз рәсемнәрен һәм фотографияләрен югары сыйфатта бастыру гына түгел, ә иҗат өчен яңа офыклар ачып, эшләрне цифрлаштырырга да мөмкинлек бирәчәк.
"Балаларның теләкләрен үтәү-ул һәрвакыт аерым җаваплылык һәм шатлык. Акция һәм ярдәмчеләрем ярдәмендә без балалар өчен шундый мөһим һәм истә калырлык мизгелләр тудыра алуыбызга шатмын. Яңа МФУ Лиза өчен аның иҗади эзләнүләрендә тугры ярдәмче булыр дип ышанам", - дип ассызыклый Айдар Метшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев