Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика ифтарында район делегациясе катнаша

Бүген, 19 март көнне “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар үтә. Анда 13 мең кеше катнаша. Зәй районыннан анда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин җитәкчелегендә зур делегациядә чакыру буенча китте.

Ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае белән бер көнне уздырылды. Анда Татарстан мөфтиен сайлаулар үтте. Бу вазифага кабат бердәм төстә Камил хәзрәт Самигуллин сайланды. Ул дүртенче тапкыр Татарстан мөфтие булды. 
Корылтай барышында тәбрикләүләр дә булды. Зәй районыннан Чыбыклы авылы имамы Галәлетдин хәзрәт  Ситдыйков ТР Диния нәзарәтенең 30 еллыгы медале белән бүләкләнде. 
Ифтарга килүчеләр мөселманнарның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция, шулай ук хәләл маркет белән таныша алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев