Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Разиф Кәримов: “Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветераннары сезнең җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтә”

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты. Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү “Энергетик” Мәдәният сараенда чәй өстәле артында оештырылды.

Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, яшьләр эшләре идарәсе бавшлыгы Ростислав Аладышкин, “Зәй җылысы” хәйрия фонды вәкилләре Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев катнашты.

Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы да аларга моның өчен рәхмәт белдереп, һәрберсе белән җылы итеп күреште.

Чара патриотик җырдан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте. 

— Сезнең белән күрешү безнең өчен һәрчак кыйммәт. Сез  Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшәсез, тылдагыларны да берләштереп, безгә үрнәк күрсәтәсез. Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәйнең 50дән артык егете  дәүләт, хәрби бүләкләргә лаек булды. Без сезнең белән горурланабыз! Районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары сезнең җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтә. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз! - диде чыгышында Разиф Галиевич.

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук Лисичанск, Рубежное халкына ярдәм күрсәтү буенча гомуми эштә актив катнаша. Күптән түгел  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтылды. Хәзер алдагы гуманитар ярдәм Җиңү көненә җыела. Бу уңайдан егетләргә “Зәй җылысы” фонды вәкилләре кирәкле әйберләр булганда, сорауларыгыз туганда безнең белән элемтәгә керегез, дип белдерде.

  -Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар, - дип егетләргә мөрәҗәгать итте Айрат Әгъләмҗанов.

Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Гаиләләрегез, әниләрегез өчен борчылмагыз, алар безнең кайгыртуда. Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булыгыз. Тиздән 8 Март бәйрәме җитә, шундый илгә лаеклы уллар үстергән әниләргә рәхмәт, - диде Алексей Алексеев.

Шулай ук очрашуда хәрбиләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында да фикер алышынды. Мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә район буенча бер кеше билгеләнгән. Проблемалар була калса, бергәләп хәл итәләр.

- Сезнең батырлыгыгыз яшьләребез, балалар өчен ныклык, көчле рух һәм ватанпәрвәрлек үрнәге бүрнәк булып тора. Егетләребез соңгы елларда сезнең үрнәктә теләп армиягә китә, быел 18 егет хәрби уку йортларына укырга керергә тели. Балалар сезнең белән горурланып, батыр абыйларына хатлар яза, - диде чыгышында Эмиль Эдуардович.

Очрашуга “МЭН” позывноен йөртүче Аксар егете әнисе белән килгән иде. Олы йөрәкле, сабыр әниләрнең һәрберсе баласы өчен ут йотып яши. Гүзәл ханым да авылда маскировка челтәрләре үрергә дә йөри, башка гуманитар ярдәмдә дә булыша. Әни кеше сүз алгач, аның күзләрен яшь пәрдәсе каплады.

- Балалар, без сезгә ышанабыз һәм сезнең өчен һәрвакыт хәер-догада. Улларыбызга ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Авыл җирлегебез башлыгы Юрий Гыйльмановның башлангычы белән егетләребезгә  һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Улларыбызның исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез, - диде Гүзәл ханым.

Кадер җирлеге башлыгы Людмила Барсукова бүгенге көн кадагына туры килә торган Хәсән Туфанның 1944 елда язылган “Илдә ниләр бар икән?” шигырен сөйләде.

-Бүген махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз иминлеге сагына баскан егетләр арасында минем укучыларым да күп. Кичәге малайлар җитди ир-егетләргә әйләнгән. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз, сезне мәктәпләрдә эшкә көтәбез. Бүгенге көндә бит укытучы ир-атлар бик аз. Бөек Ватан сугышыннан соң Иске Зәй мәктәбендә укытучыларның күбесе фронттан кайткан ир-атлар булган, - диде Ал. Бистәсе җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов.

Хәрбиләр үзләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәм өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларына рәхмәт белдерде, туган яктан озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар. Һәм туган якта рәхәт булса да, без хәрби операция зонасында кирәк, без анда сезнең иминлекне саклыйбыз, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев