Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Нурсилә Җиһангированың Җиңү көненә багышланган шигырен тәкъдим итәбез

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

9 нчы май бәйрәме –
Мәйданга халык тулган.
Орден - медальләрен тагып,
Ветераннар жыелган.

Җинү көнен каршылыйбыз,
Күңелләрдә -  горурлык!
Медаль таккан ветераннар
Алтыннарга торырлык! 

Һәр медальнең тарихы бар, 
Алынган ул кан коеп!
Аяусыз сугыш кырында
Кыюлык һәм көч куеп!

Санаулы гына калганнар
Бөек геройларыбыз!
Кадерлик һәм хөрмәт итик -
Алар безнен даныбыз!

Гомерләрен кызганмыйча,
Дошманны алар кырган.
Безнен өчен илдә тыныч,
Бәхетле тормыш корган.

Рәхмәт сезгә, ветераннар,
Озак яшәгез җирдә!
Сез кылган батырлыкларны
Онытмабыз без бер дә!

Илебез тарихын зурлап
Бәйрәм итик бар халык.
Үрнәк булсын яшь буынга
Җиңү, хәтердә калып!

Майның тугызы һәр елны 
Күктә салют аттырыйк!
Бар милләтләр бердәмләшеп,
Тынычлыкны арттырыйк!

Нурсилә Җиһангирова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, НУРСИЛЭ, без синен белэн горурланабыз. Янадан яна унышлар сина Иллэребез генэ тыныч булсын, сугышлар тэмамлансын, балаларыбыз исэн сау булсыннар