«Полет» клубы актив эшчәнлектә
Иске Зәй яшьләр үзәгендә технологияләр һәм элемтә белән мавыгучы укучыларны берләштерүче клуб уңышлы эшләп килә.
Чын энтузиаст Сергей Колесников җитәкчелегендә нигездә I-V сыйныфларда укучы 20гә якын бала атнага ике тапкыр радиоэлемтә буенча кызыклы дөньяга чума.
«Полет» клубы үзенең иң яңа тарихын 2025 елның ноябрендә башлады. 60 елга якын хезмәт стажы булган югары категорияле радиоэлемтәче Сергей Колесников җитәкчелегендә клубта тәрбияләнүчеләр Азнакай яшьләр радиостанция-се базасында Халыкара космик станция белән турыдан-туры радиоэлемтә үткәрергә дә өлгерделәр. Укучыларның сорауларына Җир тирәли орбитадан Россия космонавты Олег Платонов җавап бирде.
Беренче приемникны 6 яшендә җыйган Сергей Колесников балаларны радио-эфирда дөрес аралашырга гына түгел, ә эретеп ябыштырырга, радиодетальләрне һәм электрон схемаларның эш принципларын аңларга да өйрәтә.
«Балалар радиоэфирда дөрес һәм төгәл аралашу кагыйдәләрен үзләштерәләр. Әңгәмәдәшне игътибар белән тыңларга, чыбыкның теге башыннан нәрсә хәбәр итүләрен билгеләргә, бирелгән сорау-ларга дөрес җавап бирергә, әңгәмәдә югалып калмаска һәм сөйләшүләрне ышанычлы алып барырга. Яшь радистлар шулай ук кабул итү-тапшыру аппаратурасы белән идарә итәргә өйрәнәләр”, – ди педагог.
Башка шәһәр яки ил белән уңышлы элемтә сеансыннан соң балалар педагог белән бергә бу ноктаны картада табалар. Теория шулай практик география һәм топография белән ныгытыла: балалар әле генә кем белән эфирда аралашканнарын аңлыйлар, аның яшәү урынын билгелиләр. Шулай ук алар үткәрелгән радиоэлемтәне – радиоэлемтәчеләр дөньясында традицион һәм мөһим ритуалны раслый торган махсус QSL-карточкалар җибәрү процедурасын үзләштерә.
Иң мавыктыргыч юнәлешләрнең берсе – спорт радиопеленгациясен үзләштерә башлау. Бу – спорт та, радиодулкыннар турындагы белемнәрне гамәлдә куллану да.
«Болар барысы да – акрынлап бара торган процесслар. Барысын да берьюлы үзләштереп булмый, белемне балалар аңында озакка калдырырга вакыт кирәк”, – ди Сергей Колесников.
Шул рәвешле клубта тыгыз эш бара.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшь һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
фото: клубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев