Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүчеләргә өч меңнән артык ташлама бирелә

Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итү өчен контракт төзүнең төп аермасы шунда – анда билгеләгән хезмәт вакыты автомат рәвештә озайтылмый. Пилотсыз системалар гаскәренә контрактның минималь вакыты – бер ел.

1 гыйнвардан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар – бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югары түләү. Әлеге түләү ике өлештән җыела: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Россия Оборона министрлыгы, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәре белән контракт төзүчеләр өчен өч меңнән артык ташлама гамәлдә. Алар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия кешеләр өчен айлык акчалата тәэмин итү һәм аңа өстәмә түләү каралган; гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү һәм медицина оешмаларында дәвалану, шул исәптән бушлай дәвалану да бар.

Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмый, аларны хакимиятләр үз опекасына ала. Аларга шулай ук төрле төр ташламалар, әйтик, балаларны укыту өчен югары уку йортларында бюджет урыннар, бушлай секцияләр, түләүсез юлда йөрү һәм башкалар.

Бу Татарстанда бирелә торган ташламаларның бер өлеше генә.

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзергә теләгән кешеләргә 117 хезмәте аерым кайнар элемтә ачкан. Аның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 санына басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пункты белгеченә тапшыралар.

Пилотсыз системалары гаскәрендә хезмәт итүнең үзенчәлеге шунда, контракт бер елга төзелә һәм автомат рәвештә озайтылмый. Моннан тыш, хәрбиләрне башка гаскәрләргә күчермиләр, уку Татарстанга күрше төбәкләрдә кимендә ике ай дәвам итә.

Компьютер уеннары яратучыларның Пилотсыз системалар гаскәренә эләгү шанслары зуррак, чөнки аларда кулларның вак моторикасы үсеш алган, ә геймерлар өчен гадәти интерфейс укуны тизләтә.

Татарстан Республикасында Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында төгәлрәк https://heroes-tatarstan.ru/   сайтында белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев