Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Остазына карап укучылары

Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белүче, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаучы, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүче, аларны һәр яклап ача ала белүче укытучылар эшли. Шундый укытучыларның берсе – Венера Фәретдин кыз Мөхәммәтшина.

Тумышы белән ул районыбызның Әхмәт авылыннан. Мәктәптә укыганда үзенең мөгаллимнәренә сокланып, аларның эшенә кызыгып, укытучы булырга хыялланып йөргән кыз, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогика институтына укырга керә. 36 еллык педагогик стажы булган, шуның 34 елын шушы мәктәптә балаларга татар теленнән белем бирүче олы йөрәкле, тәҗрибәле бу мөгаллимә коллективта үз дәрәҗәсен яулый алган. Гади укытучы гына түгел, балаларны үз артыннан ияртеп баручы маяк, яшьләр өчен чын остаз, киңәшче ул.

Венера Фәретдиновна үз белемен күтәрү өстендә даими эшли, тынгысыз, тыйнак, гадел, зур җаваплылык тоя хезмәтендә«, — ди хезмәттәше Гөлнар Хуҗина.

Район мәгариф идарәсендә эшләгәндә минем дә аның белән аралашырга, дәресләрендә булырга туры килде. Дәресләрен шундый мавыктыргыч итеп, төрле кызыклы уеннар кулланып үткәрә иде.

Венера ханым татар теленнән белем бирү белән беррәттән, актив тормыш позициясе булган, үз телен, мәдәният, сәнгатен якын иткән аңлы шәхес тәрбияләүне максат итеп эшли.

«Тормыш — үзе зур конкурентлык мәйданы, мәктәпне әле генә тәмамлаган яшь кешене шул дөньяда югалмаслык итеп тормышка әзерләү — безнең бурыч. Рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә, балаларның сәламәтлеген ныгытуга да игътибарны арттыра барабыз», — ди мөгаллимә.

Венера Фәретдиновна үз-үзен тотышы, гамәлләре, гомумән, әхлакый сыйфатлары белән үрнәк булып тора. Аның вазифасы дәресләр бирү белән генә чикләнми, ул VI «б» сыйныф җитәкчесе дә. Тәрбия гаиләдән башлана. Әгәр укытучы белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченчесе — таянып торган ягы ата-ана була. Шулай итеп, ул тәрбия процессын өчпочмак рәвешендә күз алдына китерә: ата-ана, укытучы, бала.

— Без — әти-әниләр даими сыйныф җитәкчесе оештырган тәрбия эшендә катнашабыз, аның биргән киңәшләрен игътибарга алабыз. Безнең күмәк эшләрдә катнашуны күреп, балаларыбыз коллектив хезмәткә өйрәнәләр, — ди ата-аналар комитеты җитәкчесе Альбина Әгъзамова.

— Укытучыбыз сыйныфтагы һәр балага күңел җылысын кызганмыйча өләшә, һәрберсен ярата, аларга шәхес итеп карый, кечкенә уңышлары өчен дә мактап җибәрә, — ди шул сыйныфта укучы Әмирнең әнисе Илсөяр Гыйниятуллина.

Венера Фәретдиновна Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгесенә лаек булган.

«Укытучы тырышып, теләп эшләсә, төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуласа, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашса, укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтсә, аның педагогик осталыгы үсә һәм уңышларга ирешә», — ди педагог, тыйнак кына итеп.

Ирешкән уңышларда тукталмыйча, алдагы үрләрне яулауга омтылган мәктәпнең мактауга һәм зур хөрмәткә лаек булуы һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә баруы белән дә горурлана Венера ханым.

Гаиләсендә үз балаларының, оныкларының саф татар телендә сөйләшүләренә дә шатлана ул.

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Якташыбыз белэн горурланабыз !!!