Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нияз Һадиуллин махсус хәрби операциядәге егетләргә окоп шәмнәре ясый

Александр Бистәсе мәктәбенең технология укытучысы Нияз Һадиуллин махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый.

Ул инде 825 шәм ясап, егетләргә җибәргән.

Нияз Нәҗипович бу эш белән мәктәптә шөгыльләнә. Башта ул шәмнәрне кирәкле материалны үзе сатып алып ясаган, хәзер аңа парафинны Зәйдәге иҗтимагый төркем волонтерлары китерәләр.

-Бу иҗтимагый төркемдәге волонтерлар зур көч булып, мөһим эш башкаралар. Үзләре артыннан игелекле эшкә күпләрне ияртәләр, - ди Нияз абый.

Окоп шәмнәре егетләр өчен бик тә кирәк. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренми.

-Мәктәп директоры Сергей Кузнецов та миңа бу эштә теләктәшлек итә. Аңа аңлаганы өчен рәхмәт. Вакыт булганда тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң, кичке якта килеп тә шәмнәрне ясыйм, - ди Нияз Нәҗипович.

Ә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан җибәрелгән окоп шәмнәрен ул егетләрнең кәефләрен күтәрү өчен йолдызлар формасы куеп эшләгән.

Нияз Нәҗипович бу эшне туган авылы Карманда да оештырган. Биредә ясалган шәмнәр саны меңнән артып китә. Авылның ир-егетләре кичкә якта клубка җыелып, окоп шәмнәре ясый, ә хатын-кызлар маскировкалау челтәрләре үрә.

-Без бу җыелуларны шаяртып, “классташлар очрашуы” дип тә йөртәбез. Дуслар, туганнар, классташлар җыелып, бергәләп окоп шәмнәре ясыйбыз. Күмәк эшләү күңелле дә, эш тә җиңелрәк бара, - ди Нияз Нәҗипович.

Шәм ясау өчен чиста консерва банкалары, катыргы, балавыз яки парафин кирәк. Консерва банкасына озынча гофрлы катыргы кисәкләре урнаштырыла. Аны әзерләүнең дә үз тәртибе бар: тигезләргә, дөрес сызарга, кисәргә һәм төреп урап банкага тутырырга кирәк. Аннары банкага су мунчасында эретелгән сыек парафин салына. Фитиль өчен дә гофрланган катыргы кулланыла.

- Хатыным Розалия да бу эштә зур ярдәмчем. Ул да бу эшкә кушылды. Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде, – ди Нияз Нәҗипович.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев