Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Милли мәдәният – актив яшәештә

Күптән түгел, «Адымнар» татар мәдәнияте клубының хисап концерты узды. Ике сәгать ярымлык чара бер сулышта үтте.

«Адымнар» клубы җырлады, биеде, театральләштерелгән тамашалар күрсәтте.
Концерт Түбән Кама шәһәреннән килгән Рәлиф Сәләхиев башкаруында Габдулла Тукайның “Милләттәшемә” шигыре белән башланып китте. Рәлиф сәхнәгә чыгуга залда тынлык урнашты. Залдагы тамашачы сихерләнгән кебек аның сөйләвендә шигырь тыңлады, күзләре яшьләнде. Рәлиф Сәләхиевне клуб махсус чакырды. “Туган җирем –Татарстан, туган телем – татар теле” район шигырь бәйгесендә ул Гран-при яулаган иде. Әлеге бәйгене дә “Адымнар” татар мәдәнияте клубы хисап концерты алдыннан гына уздырды. Әйе, “Адымнар” татар мәдәнияте клубы районда татар телен, татар мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Зәйдәге кебек мондый клуб республикада юк. Аларның үз вокаль ансамбле, нәфис сүз осталары, аерым җырчылары бар. Клубка төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре йөри. Алар арасында хезмәт ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, полиция, медицина хезмәткәрләре бар. Клубка йөрүче егет-кызларны туган телгә мәхәббәт берләштерә. Җаваплы эшләреннән соң алар мәдәният сараена ашыга. Җырлар өйрәнәләр, әсәрләр сәхнәләштерәләр. Хисап концерты берничә бүлеккә бүленгән иде. Беренче бүлектә әнкәйләргә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады.
Тамашачыга Тәслимә Гәрәева башкаруындагы “Әнкәем сүзләре”, “Әфган җиле” җырларын күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел иде. Тәслимә Гәрәева “Энергетик” Мәдәният сараенда костюмнар бүлеге мөдире булып эшли. Шәһәр һәм район күләмендә ел әйләнәсе уздырыла торган чараларда катнашучы артистларны киендерә. Аларның саны меңгә якын була. Әлбәттә, клубта чыгыш ясаучы егет-кызларга да костюмнарны ул барлый. Сәхнәдә һәр номер саен костюм алыштырыла икән, димәк, бу аның хезмәте. Хәтта, мәдәният сараенда костюмнар җитмәсә, ул күрше район мәдәният йортлары белән элемтәгә чыгып, аларны кайтартуга ирешә. “Адымнар” татар мәдәнияте клубының “йөрәге” дияргә була аны.

Тамашачы Фәния Әгъзамованы нәфис сүз остасы буларак күптән белә. Аның башкаруындагы шигырьләр, нәфис сүз күптән инде тамашачылар күңелен яулады. Фәния апа әнкәйләргә, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган шигырьләр укыгында зал аны көчле алкышларга күмде.
Дуэт буларак, Рәйсә Шушарина һәм Гөлшат Әгъзамованы бик күпләр белә. Алар икесе дә – тәрбиячеләр. Рәйсә Шушарина “Тату гаилә” балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе, Гөлшат Әгъзамова “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Концертта алар “Яшьлегем чишмәләре” җырын башкарды. Шунысын да әйтеп китәргә кирәктер, мәдәният сараенда үткәрелә торган бер генә репетицияне дә калдырмыйлар алар.

Гөлнара Фазлыева һәм Радик Әхмәтшин башкаруындагы “Матурым” җырын тамашачылар алкышлап каршы алды. Гөлнара – полиция хезмәткәре, Радик Әхмәтшин Мирный бистәсе мәдәният йортында тавыш операторы булып эшли. Алар дуэт буларак әле икенче ел гына җырлыйлар. Шулай булса да, аларның үз тамашачысы бар. Гөлнара белән Радик аерым җырчылар буларак та чыгыш ясадылар.

Клубның иң яшь, иң дәртле җырчыларының берсе – Дмитрий Иванов. Дима сәхнәгә чыгуга тамашачы гөрләтеп алкышлый башлый. Аның репертуарында, әлбәттә, заманча татар җырлары. Ул матур җырлавы белән тамашачыны үзенә каратса, җырлаганда биюе белән дә таң калдыра.
Сәхнәлештерелгән тамашаларда, ансамбльдә Рәфисә Гатиятуллина, Галина Шәйдуллина, Рания Уразайкина, Венера Алексеева, Гөлсем Мирзыяновага тиңнәр юк. Рәфисә Сәетгәрәй кызы – Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укытучысы, Галина Валентиновна, Рания Вахит кызы, Венера Алексеевна балалар бакчасында эшлиләр. Гөлсем Мирзыянова ансамбльдә җырлау белән бергә, шигырьләр дә иҗат итә.

“Адымнар” татар мәдәнияте клубының җитәкчесе – Фәннур Миннекәев. 2013 елда ул “Энергетик” Мәдәният сараена эшкә килә. Башта мәдәният сараенда җырчы буларак эшли, аннары моннан ун ел элек клубка нигез сала. Шул көннән 10 ел сизелми дә узып киткән. Аның җитәкчелегендәге “Адымнар” татар мәдәнияте клубы район күләмендә генә түгел, республика күләмендә уздырылучы чараларда катнаша. ТНВ дәүләт каналының “Манзара” тапшыруында чыгыш ясый. Район, респуб-лика, Россия һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулый.
Шулай ук хисап концертында «Туган җирем Татарстан - туган телем татар теле» район бәйгесендә I урынны яулаган шигырь сөйләүчеләр бүләкләнде. Концерт ахырында «Адымнар» клубына йөрүче егет- кызларга район мәдәният идарәсе башлыгы һәм «Энергетик» Мәдәният сарае директорының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гөлнара Шәйхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы кызлар, егетлэр булдырасыз ! Сезгэ килэчэктэ Дэ Зур унышларга ирешуегезне телэп уплаи