Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм — безнең намус эше
Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк зәйлеләр хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшенә актив кушылдылар.
Бу безнең барыбыз өчен дә мөһим бурыч. Гуманитар ярдәм җыела, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, коры ашлар һәм душ, буржуйкалар һәм башка бик күп әйберләр әзерләнә.
Җиңү өчен лаеклы өлеш керткән зәйлеләрне бүләкләү дә елга йомгак ясау барышында дулкынландыргыч булды.
Гуманитар йөк җыюда һәм махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә саллы өлеш керткәннәре өчен «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале Марат Кыямовка һәм Борис Мухановка тапшырылды.
«Махсус хәрби операциягә ярдәм» һәм «Гуманитар конвойны озатуда катнашучы» медальләре Дмитрий Соловьевка бирелде.
«Махсус хәрби операциягә ярдәм» медаленә шулай ук Наталья Березина, Максим Сабанов, Игорь Никитин, Татьяна Миронова, Любовь Радченко, Ильяс Сафиуллин лаек булдылар. Ә «Гуманитар конвойны озатуда катнашучы» медален Эркин Касымов алды. Гуманитар ярдәм өчен хәрби часть командиры Рәхмәт хатына Федор Дятлов ия булды. Ярдәм оештыруга саллы өлеш кертүе өчен Евгений Ильин район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев