Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә контракт буенча катнашучы Зәй егете Сабантуе батырларына бүләк әзерләде

Якташыбызның туган яклардагы Сабантуе бәйрәмен онытмыйча, бәйрәмгә бүләкләр алуга үзеннән өлеш кертүенә бик сөендек, ди авылдашлары-якташлары.

Ватаныбыз сагына контракт буенча баскан “Камаз” позывноен йөртүче хәрби турында без күп яздык. Тыныч тормышта да ул игелекле гамәлләр кылып яшәде, туган яктан читтә дә ничек тә үзеннән ярдәм кертергә тырыша.

Сабантуй милли бәйрәмебезне уздыруда да ул  үзеннән өлеш кертергә булган. “Камаз”- Байрак авылы егете. Байрак Бигеш авыл җирлегенә карый. Хәрби Бигеш авыл Советына акча күчереп, көрәштә  I, II III урыннар алучыларга үзе исеменнән  юрган-пледлар бүләк итүләрен үтенгән. Бүләкләр инде әзер!

“Якташыбызның туган яклардагы Сабантуе бәйрәмен онытмыйча, бәйрәмгә бүләкләр алуга үзеннән өлеш кертүенә бик сөендек. Зур рәхмәт аңа изге күңеле өчен! Тиз көннәрдә җиңү белән исән-сау кайтуын көтәбез! Әле туган якларга кайтып,  бик күп Сабантуйларында катнашырга язсын”, - дип тели аңа авылдашлары-якташлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев